Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Әгътәс Галиәхмәтовка 80 яшь тула

Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтовның туган көне 23 февраль — Ватанны яклаучылар көненә туры килә.

1992-1998 елларда Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы, РФ һәм ТР атказанган транспорт хезмәткәре, РФ Мактаулы транспортчысы, «1 нче ПАТП» АҖ директорлар советы рәисе, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Әгътәс Нургата улы Галиәхмәтовның туган көне 23 февраль — Ватанны яклаучылар көненә туры килеп, аның өчен бу икеләтә бәйрәм булса, быел бу көнне олы юбилее да әле — 80 яшь тула. 

Кечкенәдән хезмәткә өйрәнгән 
Лидерлык сыйфатлары кешегә тумыштан килә, шул ук вакытта ул гаиләдә бирелгән тәрбия белән ныгытыла. Әгътәс Галиәхмәтов, әнә шундый сыйфатларга ия кеше буларак, тормышта һәрчак үзе юл ярып барган, казанышларга һәм дәрәҗәләргә үз көче белән ирешкән. Шул ук вакытта ул үзендә мөһим сыйфатлар тәрбияләүдә, беренче чиратта әти-әнисенә рәхмәтле булуын яшерми. 

Ул 1944 елның 23 февралендә Куйбышев (хәзерге Самара) өлкәсенең Камышлы авылында гади крестьяннар Хөршидә һәм Нургата Галиәхмәтовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Малайга Әгътәс дип исем кушалар. Кечкенә чагында: «Минем исем нәрсәне аңлата?» дип соравына каршы әтисе: «Әгътәс — ныклык, чыдамлык дигәнне аңлата, улым» дип җавап биргән. Һәм ул гомере буе әнә шул әтисе әйткәннәргә тугры булып кала. Хәер, 23 февраль көнне туган кеше, ничек итеп нык һәм чыдам булмасын соң?!

Әгътәс Галиәхмәтовның әти-әнисе — үзләре дә киң күңелле, хезмәт сөючән «җир кешеләре» — улларын да хезмәт сөючән, тырыш итеп тәрбиялиләр. Ул чакта колхозда бригадир, председатель урынбасары булып эшләгән әтисе һәм шулай ук колхозда хезмәт куйган әнисе улларын һәрчак үзләре тирәсендә йөртергә, хезмәткә өйрәтергә тырыша. Әгътәс тә кечкенәдән үк өлкәннәр кул астына кереп, көченнән килгәнчә ярдәм итә: ат җигеп, җыелган уңышны ындыр табагына илтүдә булыша, бераз үсә төшкәч, трактор белән салам ташуда эшли, 8 нче сыйныфтан соң абыйсы янында комбайнчы ярдәмчесе була. Югары сыйныфларда укыганда, штукатур-бизәүче һөнәрен дә үзләштереп, җәйге каникулда туган авылында һәм күрше авылларда биналар ремонтлауда катнаша.

— Мин — крестьян улы һәм моның белән горурланам! — ди ул хәзер дә үзенең әнә шул гади кешеләр арасыннан чыкканын яшермичә. 

Төп максат — белем алу
Балачактан уку белән хезмәтне бергә бәйләп алып барырга туры килә Әгътәскә. Мәктәптә укыган елларында җәмәгать эшләрендә актив катнаша — авыл клубы сәхнәсендә кую өчен концертлар оештыра, аларны үзе үк алып та бара. Чаңгы һәм баскетбол ярышларында еш катнашканлыктан, аны спорт эшләре буенча да җаваплы итеп билгелиләр. Район һәм өлкә күләмендә уздырыла торган турнирларга командалар әзерләүне дә аңа ышанып тапшыралар. Ул җитәкләгән команда күп вакыт беренче призлы урыннарны яулый. 

Тормышның иң югары баскычларына чыгарга ярдәм иткән кирәкле сыйфатлар — хезмәт сөючәнлек, өстеңә җаваплылык ала белү, үзеңә һәм башкаларга карата таләпчәнлек — нәкъ менә шул вакытта формалашкан дип исәпли ул. 

Урта белем турында өлгергәнлек аттестаты алгач, 1962 елда Әгътәс Галиәхмәтов Куйбышев авыл хуҗалыгы институтының инженер-механик факультетына укырга керә. Тик беренче курсны тәмамлап озак та үтми, алар группасындагы барлык егетләрне армиягә алалар. Әгътәс өч ел Польшада танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Анда да сынатмый: хәрби өйрәнүләр вакытында үзен яхшы яктан гына күрсәткән солдатны командирлары тиз күреп ала, бер елдан полк штабына күчерәләр. Шул чакта аңа кече офицерлар әзерләү курсларында укырга насыйп була. Егет "дембель«гә кече лейтенант погоннары белән кайта. Барлык курсташлары да хезмәт срокларын тутыргач, институтка җыела. Хәзер инде алар, хәрби чыныгу алган чын ир-егетләр буларак, укуларын тагын да тырышыбрак дәвам итәләр... 

Әгътәс Галиәхмәтов институтны 1970 елда уңышлы гына тәмамлый. Чыгарылыш кичәсе туй белән бер вакытка диярлек туры килә — алар авылдашы Роза белән гаилә коралар. Шул ук елны яшь гаилә Түбән Камага күченеп килә.

Хезмәттә беренче адымнар 
Яшь белгеч хезмәт юлын Түбән Каманың «Камэнергостройпром» җитештерү берләшмәсендә автоколонна механигы булып башлый. Алга таба «Татэнергострой» төзелеш берләшмәсенең «Строймеханизация» тресты бүлекчәләрендә хезмәт куя, кыска гына вакыт эчендә, ул 2 нче СУМР җитәкче булып күтәрелә. Шәһәрдә дә, сәнәгать зонасында да күп кенә төзелешләрнең — торак, социаль-мәдәни объектлар, «Түбән Кама Нефтехим», «Түбән Кама шин», «Техуглерод», ТЭЦ-2 корылмаларының, моннан тыш, бөтен республика буенча авыл хуҗалыгы объектларының "нуль цикл«ын — фундаментын нәкъ менә механикалаштырылган эшләрнең икенче идарәсе төзи дә инде. 

Бу елларда Әгътәс Нургата улына күренекле җитәкчеләр — Илдус Садыйков, Николай Лемаев, Евгений Королев, Гаяз Сәхапов, Николай Зеленов, Александр Обыденнов, Валентин Кассони, Роберт Шәмгунов, Мансур Хөснуллин һәм башка легендар шәхесләр белән эшләү бәхете елмая. 

«Күтәрмәгә калган» транспорт тармагын күтәрә 
1982 елның июлендә, партиянең шәһәр комитеты бюросы карары белән, Әгътәс Галиәхмәтов Түбән Кама пассажирлар автотранспорты предприятиесе начальнигы итеп билгеләнә. Бу бернинди максатсыз гына хәл ителми, әлбәттә. Даими рәвештә халыктан күп шикаятьләр ишетелгән пассажир транспорты эшен җайга салу, тәртип урнаштыру өчен билгелиләр аны әлеге вазифага. 

Кыска вакыт эчендә яңа җитәкче шәһәр һәм махсус автобус маршрутларында пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга ирешә. Предприятие хезмәткәрләрендә шәхси җаваплылык арта, эшчеләрнең хезмәт дисциплинасы ныгый. Иң мөһиме, пассажирларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә һәм, әлбәттә, автобуслар хәрәкәтенә карата түбәнкамалылардан мактау сүзләре дә ишетелә башлый. Пассажир автотранспорты предприятиесенең абруе күтәрелә. Ул шәһәрдә генә түгел, республика күләмендә дә танылу ала. 

Озак та үтми, 1983 ел нәтиҗәләре буенча, предприятие РСФСР Автомобиль транспорты министрлыгы предприятиеләре арасында «Халыкка хезмәт күрсәтүдә үрнәк пассажир автотранспорт предприятиесе» исеменә лаек була. Бу — предприятие эшчәнлегенә лаеклы бәя бирү, аны ил күләмендә тану, дигән сүз. 

"Түбән Кама ПАТП«сы ул мактаулы исемне тагын берничә тапкыр яулый әле. Ә 1985 елда автотранспортчылар РСФСР Автотранспорт министрлыгы предприятиеләре арасындагы ярышта икенче урынга лаек була. Гомумән алганда, предприятие узган гасырның 80 нче еллары дәвамында күп мәртәбә Татарстан автотранспорт предприятиеләре арасында иң яхшысы дип күрсәтелә.

Ул елларда предприятиенең автопаркы да күзгә күренеп киңәя. Әгәр 1983 елда — 560 берәмлек автотранспорт, ә хезмәткәрләр саны 1650 булса, 1986 елда автобуслар паркы 742 берәмлеккә арта, хезмәткәрләр саны 1952 гә җитә. 

Хакимият югарылыгында 
ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән 1992 елның 1 февраленнән Әгътәс Нургата улы Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясе башлыгы вазифасын башкарырга керешә. Җитәкчелекнең төп бурычы — Советлар Союзы таркалганнан соң, кризис кичергән шәһәр һәм районда яңа хакимият органнары булдыру. 

Узган гасырның 90 нчы еллары! Урта һәм өлкән буын кешеләре яхшы хәтерлидер, күпләрнең язмышында кискен борылыш ясады ул еллар. Җәмгыятьне тамырдан үзгәрткән кискен реформалар промышленностьның бер генә тармагын да читләтеп узмады. Икътисадта кризис, җитештерүдә кыенлыклар, бер-бер артлы заводлар ябылу, авыл хуҗалыгының тәмам таркалуы, халыкны социаль яклау өлкәсендә кыенлыклар, шуларның барысына бәйле рәвештә, җинаятьчел төркемнәрнең баш калкытуы...

«Минем Түбән Кама районына администрация башлыгы итеп билгеләнүем әнә шундый кыен елларга туры килде һәм ул тормышымда зур борылыш булды. Илкүләм буталчыклык вакытында, миңа республикада өченче булып исәпләнгән шәһәр һәм тулы бер район халкының язмышын ышанып тапшырдылар. Шушы шәһәррайон территориясендәге халыкның яшәешен тәэмин итүче тормыш корабы икътисад дәръясында калкып чыккан «кризис» дигән ташларга, бусагаларга бәрелеп җимерелмәсен, төпкә китмәсен өчен ышанычлы юнәлешләр эзләргә кирәк иде», — дип искә ала ул елларны Әгътәс Нургата улы... 

Тик әнә шул авыр елларда да ниндидер яңалык кертү мөмкин була. Әгътәс Нургата улы үзенең район башлыгы вазифасын башкаргандагы иң төп казанышлар исәбенә Түбән Кама һәм аның халкының тормыш, рухи дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек биргән берничә объектны кертә. Болар — хәзерге вакытта шәһәркүләм зур бәйрәмнәр үткәрелә торган «Ильинка» мәдәни-спорт комплексының барлыкка килүе; Кама аръягында иң зур Түбән Кама җәмигъ мәчетен төзү; шәһәрдә бөтен уңайлылыклар тудырылган әйберләр сату базарын булдыру; «Бигеш» аэропортына халыкара статусы бирү.

Алга һәм югарыга! 
1999 елның июлендә Галиәхмәтов акционерлык җәмгыяте булып үзгәртелгән 1нче ПАТПга — туган коллективына әйләнеп кайта. Ул вакытта теләсә кайсы автотранспортчыны бер генә сорау борчый иде: икътисадый кыенлыкларга бирешмичә, ничек итеп тотрыклылыкны саклап калырга? Ләкин тәҗрибәле җитәкче кыенлыклардан чыгу юлларын таба. 1нче ПАТП тотрыклылык ягыннан башкаларга үрнәк булып кала. Предприятие хезмәт хакын вакытында түли, яңа заманча автобуслар сатып ала. 2013 елгы Универсиадада һәм 2015 елгы Казанда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында, Россиянең төрле төбәкләрендә уза торган күпсанлы Федераль Сабантуйларда — барысында да «Беренче автотранспорт» шоферлары катнашты. 

«1нче ПАТП» АҖ республика буенча гына түгел, Россия күләмендә дә алдынгы автопредприятие. XXI гасырга кергәч, предприятие «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары», «Россиянең иң яхшы 100 товары», «Алтын тәгәрмәч» һ.б. дәрәҗәле конкурслар һәм премияләр лауреаты була. Транспорт хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрүдә югары җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән өчен, предприятие коллективы РФ Транспорт министрлыгының Мактау дипломы белән бүләкләнде. «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда производство травмаларын һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен» номинациясендә предприятие икенче урынны алды. 

Намуслы хезмәте өчен Әгътәс Нургата улы үзе дә төрле дәрәҗәдә бүләкләргә лаек була. Ул утыздан артык орден-медальләр, мактаулы исемнәр, грамоталар һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән. Алар арасында — «Почет Билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале, «Почет һәм Дан» ордены, «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале һ.б. бар. 

Алга һәм югарыга — бу Әгътәс Нургата улының үзенчәлекле тормыш девизы. Шуңа ирешү юлында көнен генә түгел, минутын да юкка әрәм итми торган тынгысыз кеше ул! 

— Бу шәһәрне яратуым, аның төзелешендә катнашканым өчен генә түгел, монда, шушы җирдә минем улларым туды. Миңа Түбән Кама тагын шул ягы белән дә кадерле, чөнки монда бик әйбәт, хезмәт сөючән кешеләр яши, — ди Әгътәс Нургата улы. 

Әгътас Галиәхмәтов, зур тормыш юлы үтеп, үзендә гадилек һәм кешелеклелек кебек күркәм сыйфатларны саклый алган шәхес. Шушы көннәрдә сигезенче дистәсен тутырырга җыенган мөхтәрәм җитәкче әле хәзер дә тулы көчендә, яңа планнар белән яши. Үзе хезмәт куйган предприятиедә ул — төпле киңәшче, гаиләсендә — яраткан ир, балаларына һәм оныкларына — кайгыртучан әти һәм ягымлы бабай. Тормыш әнә шулай дәвам итә! 

Нык сәламәтлек һәм уңышлар сезгә, Әгътәс Нургатиевич!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев