Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Төрекләргә кышкы Түбән Кама ошаган

Түбән Камада Төркиянең Мармарис шәһәреннән делегация булып китте. Тугандаш шәһәрләр мэрлары Айдар Метшин һәм Али Аҗар кардәшлек элемтәләр үсеше планына имзалар куйдылар һәм яңа сезонда туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Моңа кадәр Түбән Кама делегациясе Мармариска ике мәртәбә барып кайткан иде. Бу юлы чит ил кунакларын шәһәребез каршы алды. Алар...

Түбән Камада Төркиянең Мармарис шәһәреннән делегация булып китте. Тугандаш шәһәрләр мэрлары Айдар Метшин һәм Али Аҗар кардәшлек элемтәләр үсеше планына имзалар куйдылар һәм яңа сезонда туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.
Моңа кадәр Түбән Кама делегациясе Мармариска ике мәртәбә барып кайткан иде. Бу юлы чит ил кунакларын шәһәребез каршы алды. Алар арасында Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Доган Әхмәт Садыйк, Төркиядәге ТР вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев, Даламан аэропорты генераль директоры Һәмди Гүвәнч, «Анекс Тур» юнәлеше директоры Мостафа Өздән бар иде. Түбәнкамалылар ягыннан башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияләр үсеше буенча урынбасары Радмир Беляев, Бигеш аэропорты генераль һәм коммерция директорлары Сергей Романцов һәм Феликс Козлов һ.б. бар иде.
Беренче чиратта, әлбәттә, туристлык элемтәләре турында сүз кузгатылды. Мармарис - чиста һавасы, диңгезе һәм гүзәл табигате белән билгеле урын. Шуңа да Түбән Кама һәм Татарстан туристларына анда ял итү уңайлы булачак, дип саный кунаклар. Даламан аэропорты директоры Һәмди Гүвәнч әйтүенчә, 25 майдан 29 сентябрьгә кадәр 10 көнгә бер тапкыр Бигеш - Даламан аэропортлары арасында туры рейслар булачак. Быелга 14 рейс планлаштырылган. Әмма алга таба аларның санын 21гә җиткерү нияте бар.
Шунысы да бар: Түбән Кама промышленность предприятиеләре профсоюзлары аша ташламалы юлламалар сатыла - бер кешегә 11 көнгә 27 мең сум. Хәзерге вакытта 350ләп юллама сатылган.
Әмма төрекләрнең дә Татарстанны күрәселәре килә икән. Түбән Каманың табигате, күренекле урыннары турында презентация Мармариска җибәрелгән. Җирле халыкка кыш бигрәк ошаган. Шуңа күрә Төркия кунакларын кышын көтәрбез.
Кардәшлек элемтәләрен ныгыту туризм белән генә чикләнми. Ике шәһәр арасында спорт, мәдәният, социаль өлкәләрдә бергә эш алып бару планлаштырыла. 15 июньдә Түбән Камада ике ил мәдәниятенә багышланган этнофестиваль узачак. Мармаристан килгән вәкилләр гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштырачак. Шулай ук иҗат коллективларына 16 июньдә Түбән Камада узачак Сабантуенда катнашырга тәкъдим ителде.
Спортка килгәндә, төрекләр ТР Президентын Мармариста узачак зур раллига чакырырга ниятлиләр. Түбән Кама исә чит ил җыелма командасын футбол буенча Винников турнирында кабул итәргә әзер.
Очрашу ахырында кунакларга күчтәнәчләр тапшырылды. Айдар Метшин Мармарис мэрына самавыр бүләк итте. Али Адҗар исә Түбән Кама башлыгына Мармарис символы булган бәллүр кабырчык тапшырды.
Рәсми очрашудан соң, кунаклар шәһәребезнең иң матур урыннарын карадылар: Красный Ключтагы Әхсән Фәтхетдинов музеенда иҗаты белән таныштылар (аның яки башка бер җирле рәссамның эшен сатып алырга теләүләрен әйттеләр), аннары чишмәне карадылар, традиция буенча бассейндагы суга вак акча ташладылар. Төркия вәкилләре гаилә паркында, Үзәк мәчеттә, Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә һ.б. урыннарда булдылар.
Икенче көнне кунакларны Ташлык авылына алып киттеләр. Авыл янында аларны атлы чаналарга утыртып, урам әйләндерделәр, авыл музее белән таныштырдылар. Шәңгәлче авылы мәдәният йортында гармуннар белән каршы алдылар, чәкчәк белән сыйладылар. Яшь артистлар исә концерт куйдылар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев