Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәрбиясезләрне тәртипкә штраф түләтеп кенә өйрәтеп була

- Бордюры бик кечкенә, газонында машина эзләре дә күренә иде, - дип акланырга маташты Вахитов урамындагы 19нчы йорт каршындагы газонны стоянка белән бутаган 49 яшьлек бер адәм. - Автомобильләр куярга ярамый дигән знак юк иде, шулай булгач, мин дә башкалар кебек үк, машинамны газонда калдырдым, - дип дәвам итте сүзен...

- Бордюры бик кечкенә, газонында машина эзләре дә күренә иде, - дип акланырга маташты Вахитов урамындагы 19нчы йорт каршындагы газонны стоянка белән бутаган 49 яшьлек бер адәм. - Автомобильләр куярга ярамый дигән знак юк иде, шулай булгач, мин дә башкалар кебек үк, машинамны газонда калдырдым, - дип дәвам итте сүзен ул. Моңа охшаш бик күп аклану сүзләре яңгырады муниципаль районның административ комиссиясендә. Автомобилен газонга кертеп куйган машина хуҗасына һәм аның кебек тагын 30га якын ир-ат һәм хатын-кызның һәркайсына 2 мең сум штраф салынды.
Административ комиссия машинаны газонга яки балалар мәйданчыгына кую кебек тәртип бозу очракларыннан тыш, рөхсәт ителмәгән урында сәүдә итү яки җиргә тәмәке төпчекләре, сагыз, буш шешәләр һ.б. чуп-чар ташлау-чыларга да 2 мең сум штраф салды. Бызов урамындагы «Сезам» кибете каршында кипкән балык белән рөхсәтсез сәүдә иткән 49 яшьлек хатынны комиссия 200 сум штрафка тартты. Бу - аның беренче мәртәбә генә кагыйдә бозу очрагы түгел. Узган елның сентябрь аенда да балык сатканы өчен аңа штраф салынган. Икенче мәртәбә тәртип бозуы өчен, штраф күләмен арттыру урынлы да булыр иде, бәлки.
Рөхсәт ителмәгән урында көнбагыш сатып биш мәртәбә тотылган (!) һәм һәрберсендә 300әр сум штраф түләгән 50 яшьлек хатын-кызны бу юлы исә тәртипкә өйрәтү максаты белән, штраф күләмен 100 сумга арттырып, 400 сум билгеләделәр. Әлеге сумманың бик аз булуы аркасында, моннан соң да аның сәүдәгәрлек эшен ташламаячагы көн кебек ачык.
Зур Афанаста азык-төлек белән сәүдә итүче хатынга, тиешле документлары булмаганы өчен, полиция инспекторы беркетмә төзеп, комиссиягә чакырткан. Бу хатын комис-сиягә документларын алып килеп күрсәткәч кенә, аны аклаганнар.
Җәмәгать урыннарында тә-мәке төпчеге, шешә яки сагыз ташлаган кешеләргә 2000 сум штраф салына. Комиссиядә андый тәртип бозучылар да җитәрлек иде. Әйтик, минераль судан бушаган 1,5 литр шешәне Бызов урамының базар каршысындагы газонга ташлаган 60 яшьлек бер бәндәгә 2000 сум штраф билгеләнде. Яшен яшәсә дә, аны чисталыкка һәм тәртипкә өйрәтүче булмаган.
Комиссиядә шәһәрнең тө-зекләндерү кагыйдәләрен бозучы кешеләргә генә түгел, предприятиеләргә дә штрафлар салына. Мисалга җаваплылыгы чикләнгән «ТРК ТВТ» җәмгыятен китерергә була. Элемтә линияләрен Химик-лар урамындагы 76а, Вахитов урамындагы 27нче һәм Гагарин урамындагы 3нче йортлар түбәләренә беркеткәне өчен, җавапсыз җәмгыятьнең генераль директорына 600 мең сум штраф салынды. Әлеге җәмгыятьтән килгән вәкил элемтә линияләрен, кагыйдә нигезендә, хәзер җир астыннан уздыра башлаулары хакында әйтте.
Комиссия утырышы һәр пәнҗешәмбедә уздырыла. Узган елны бу комиссиядә 2 меңгә якын тәртип бозу эше каралган. Шуларның 87сенә кисәтү ясалган, калганнарына штраф салынган. Шулай булуга карамастан, машиналарны газоннарга яки балалар мәйданчыгына менгереп кую, автомобильләрне ишегалларында юу, тәмәке төпчекләрен, көнбагыш чүпләрен яки сыра шешәләрен теләсә кайда ташлап, тирә-юньне ямьсез-ләндерүчеләр шәһәребездә әле җитәрлек.
- Шулай да, узган елны штрафларның күләме артуы белән, шәһәребездә тәртип бозучылар саны кимеде, - ди административ комиссия рәисе урынбасары Марат Сәрвәров.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев