Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре Рамил Муллин белән очраштылар

19 майда билгеләп үтелүче Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан, шәhәрдә ТР Журналистлар берлеге әгъзалары Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин белән очраштылар.

Татарстан Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге 2021 елда эшен яңадан башлап җибәрә. Җитәкче итеп НТР медиахолдингының баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Наталья Реджеп-Алиева сайлана. Бераз соңрак ул ТР Журналистлар берлеге президиумы составына керә.

Наталья Реджеп-Алиева сөйләвенчә, Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлегендә 40лап кеше бар. Алар – эшләп килүче журналистлар, һөнәр ветераннары.

«Безнең һөнәр вәкилләре бергә булырга тиеш. Ветераннарга ярдәм итәргә, яшьләрне укытырга, лаеклы журналистларга булышырга, Һөнәребезнең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын һәм кирәкле икәнен күрсәтергә кирәк. Беренче адымнарны без инде ясыйбыз. Җәй көнне НТР базасында Журналистлар берлеге ярдәмендә «медиашкола» эшләде. Журналистлар эш тәҗрибәләре белән мәктәп укучылары, студентлар һәм яшь журналистлар белән уртаклашты. Тиздән мәктәпнең икенче сменасы башланачак. Безнең берлекнең ике вәкиле журналистика түгәрәкләрен алып бара, алар – Яна Енькова һәм Лилия Заһретдинова», — дип билгеләп үтте Наталья Реджеп-Алиева.

Рамил Муллин белән очрашу формаль булмаган шартларда шәһәр кафеларының берсендә узды.

Башкарма комитеты җитәкчесе журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хакимият һәм җәмгыять арасында тоташтыручы буын буларак мөһим ролен билгеләп үтте. Ул совет журналистика  принципларының тулысынча диярлек югалганына үкенү белдерде.

«Әмма Түбән Камада бу традицияләр югалмаган. Массакүләм мәгълүмат чаралары халык белән хакимият арасында чын бәйләүче буын булып тора – бу бик мөһим».

Рамил Муллин Түбән Кама журналистикасы ветераннары Нурулла Гаптуллинны, Фәридә Вәгыйзованы һәм Галина Суздальцеваны рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев