Туган як

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Түбән Камадагы «Адымнар» мәктәбен тикшерә

Түбән Камада ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары «Адымнар» мәктәбенең әзерлеген тикшерә.

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полилингваль комплекс узган елның июлендә төзелә башланган. Хәзер барлык эшләр дә тәмамланган.

Мәктәп 1224 балага исәпләнгән. Быел Полилингваль комплекс 2-7 сыйныф укучылары өчен 1 сентябрьдә үз ишекләрен ачачак.

Бу атнада Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбендә «Яңарыш» фонды делегациясе булып киткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: