Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

ТОСЭР статусын алучылар арта

Түбән Камада муниципаль район башлыгы Айдар Метшин аларның эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары белән танышып кайтты.

«Промсектор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дә алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) резиденты булды. Әлеге оешма 2019нче елда үз эшен башлап җибәргән. Биредә металлар эшкәртелә һәм өслекләрен йөгертү, каплау эшләре башкарыла. Төп заказчы – «Татнефть» компаниясе.
Аннан соң җитәкчеләр «Түбән Кама» сәнәгать паркында булдылар. Монда 9 резидент исәпләнә, шуларның сигезе яңа производство төзелешенә кереште. «Симпл» ширкәте полипропилен торбалар ясап чыгарса, яңа сафка басачак «Микрофирба» компаниясе – сөлгеләр, салфетка һәм башка шундый әйберләр эшләп чыгарачак. Анда 150 кешегә эш урыны була. Бик юка синтетик җеп эшләп чыгаручы бу оешманың Россиядә генә түгел, Европада да тиңнәре юк икән. «Микрофибра» киләсе елда үз эшен башлап җибәрер дип көтелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев