Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Торак–коммуналь хуҗалык житди үзгәрешләр кичерер кебек

Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, кеше гомеренең яртысын көнкүрешне, яшәү шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр хакында борчылып уздыра, имеш. Хәер, моның шулай икәнлегенә тикшерүләр уздырмыйча да ышанырга була. Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыклар (ТКХ) турында нинди сүзләр генә йөрмәде дә, нинди гаугалар гына чыкмады икән. Ләкин бу мәсьәләләрнең уңай якка хәл ителгәннәре белән беррәттән...

Социологик тикшеренүләрдән күренгәнчә, кеше гомеренең яртысын көнкүрешне, яшәү шартларын яхшыртуга кагылышлы мәсьәләләр хакында борчылып уздыра, имеш. Хәер, моның шулай икәнлегенә тикшерүләр уздырмыйча да ышанырга була. Соңгы елларда торак-коммуналь хуҗалыклар (ТКХ) турында нинди сүзләр генә йөрмәде дә, нинди гаугалар гына чыкмады икән. Ләкин бу мәсьәләләрнең уңай якка хәл ителгәннәре белән беррәттән халыкны әлегә кадәр һаман борчыганнары да байтак. ТКХ тирәсендәге бәхәсләрнең тынып торганы юк.

Ни өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү бәяләре югары? Нишләп коммуналь түләү квитанцияләренең «сер»енә тәҗрибәле шифрлаучыдан башка төшенү һич мөмкин түгел. Андагы кайбер графаларның кирәк булуы-булмавы да шик уята? Гомумән, торак-коммуналь хуҗалык системасына кайчан да булса тәртип керерме? Бүгенгечә дәвам итсә, бу хәлнең очы-кырые күренми кебек. Әле шунысы да бар, халык, гадәттә, җирле җитәкче органнарның активлыгын да нәкъ менә торак-коммуналь хуҗалыкларның эшчәнлегенә карап бәяли. Әнә шуңа да, узган атнада җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Айдар Метшин торак-коммуналь хуҗалыкларның эшчәнлеген яхшырту мәсьәләсен күтәреп чыкты. Киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләрне бу юнәлештә гамәлгә керәчәк муниципаль программа проектының эчтәлеге белән таныштырды. «Кешеләр торак-коммуналь мәсьәләләрне хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итү юлы белән хәл итәргә тиеш түгел, бу эш белән турыдан-туры шушы тармактагы җаваплы кешеләр шөгыльләнсен. Ә безнең бурыч бу эшне системага салу» , - дип белдерде ул.

Әлеге программаның төп мәсьәләләреннән берсе - йортта сайлап куелган «старший»ларның активлыгын арттыру. Алар шунда яшәүчеләр белән коммуналь хезмәт күрсәтүчеләрне берләштерүче буын. Үзләре үк шул йортларда яшәгәнлектән, андагы проблемалар, коммуналь мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән хәбәрдәр һәм аны нәтиҗәле хәл итү юлларын беләләр. Шушы максатларны күздә тотып, йорт өчен җаваплы «старший»ларның киләчәктә вәкаләтләрен арттыру күздә тотыла. Тиздән идарәче компанияләр алар белән ике якның да бурычларын төгәл билгели торган килешү төзиячәкләр.

Моннан соң территориаль җәмәгать үзидарә советлары (СТОС) рәисләренең торак-коммуналь мәсьәләләр буенча ярдәмчесе (яки урынбасары) булачак. Алар үз микрорайоннарының төзеклеге һәм торак-коммуналь мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәкләр. «Шушы юл белән бик күп проблемаларны хәл итәргә мөмкин. Шәхсән үзем бу яңалыкның уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам», - диде Айдар Метшин.

Проектның икенче төп билгеләнеше - халыкны идарәче компанияләрнең эшчәнлеге, территориаль җәмәгать үзидарә советлары рәисләренең һәм йорт «старший»ларының эше белән таныштырып тору. Халыктан кергән акчаның нинди максатларда тотылуына контроль ясау берникадәр белем таләп итә. Шуңа күрә, тиздән территориаль җәмәгать үзидарә советлары рәисләрен һәм йорт «старший»ларын тарифларның нәрсәләрдән оешуы хакында кыска сроклы курсларда укытачаклар (аларны компьютерда эшләргә дә өйрәтәчәкләр).

Тагын бер яңалык: хәзер инде идарәче компанияләр, ким дигәндә, кварталга бер мәртбә, эшләгән эшләре турында җәмәгатьчелек алдында отчет бирәчәкләр һәм бу мәҗбүри шарт булып тора. «Кешеләр үзләренә коммуналь хезмәт күрсәтүдәге һәр нәрсә белән мәгълүматлы булырга тиеш», - диде шәһәр мэры. Йортларда яшәүчеләр белән үзара элемтәне киңәйтү максатында, идарәче компания җитәкчеләре атна саен халыкны кабул итәргә, кирәк булган очракта, урыннарда кабул итүләр оештырырга тиеш. Бу эшкә, шулай ук, территориаль җәмәгать үзидарә советлары рәисләре һәм «старший»лар тартылачак.

Барлык идарәче компанияләрнең дә үзләре хезмәт күрсәтә торган территориягә якын урнашкан булулары мөһим. Бу кешеләрне үзләрен борчыган проблемалар белән мөрәҗәгать итүне җиңеләйтәчәк.

Әлегә Түбән Камада гына түгел, бөтен ил күләмендә дә, торак-коммуналь система камил түгел. Ә моны бу тармакта реформалар ясау юлы белән генә яхшыртырга мөмкин. Андый рефома хөкүмәт югарылыгындамы яисә муниципаль район күләмендә үткәреләме - болары мөһим түгел. Мөһиме -ахыргы нәтиҗә. Югарыда язылган муниципаль программа, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга уңай нәтиҗәләр бирер, дип өметләнергә кала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев