Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тәкъдимнәрне көтәләр

8 октябрьдә Түбән Камада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектының быелгы нәтиҗәләре буенча җәмәгать сөйләшүләре узачак. Шулай ук киләсе елга планнар да каралачак.

Шәһәребезгә әлеге проектка федераль бюджеттан 480 миллион сум бүлеп бирелгән. Бу акчага капиталь ремонт биш урында ясалган, шуның берсе – Чистай юлы. Киләсе елда калага ике зур проектны гамәлгә ашыруга тагын 480 миллион сум акча бирерләр дигән мәгълүмат бар.
Соңгы елларда Шинчылар урамындагы юлны (Б.Урманче урамыннан алып Менделеев урамына кадәрге өлешен) төзекләндерүне сорап шәһәр җитәкчеләренә еш мөрәҗәгать иттеләр. Җимерек юлдан 1,5 километр араны узар өчен күпме вакыт кирәк! «Гаилә» паркыннан чыгучылар өчен бу юл аша узу да куркыныч, тротуар булмагач, юл кырыеннан йөрергә мәҗбүрләр.
Киләсе елда юлны алты машина сыярлык итеп киңәйтәчәкләр, тротуар булачак, яктырткычлар, светофорлар куелачак, җәяүлеләр үтү юлын да билгеләү күздә тотыла.
Яңа микрорайоннарда да үзгәрешләр көтелә. Мәсәлән, Тынычлык һәм Корабельная урамы тоташкан урында яңа транспорт узелы төзеләчәк. Киләсе елда өч полосалы юл салыначак, светофор кую, яктырту, велосипед юлы мәсьәләсе хәл итәчәк.
Әлеге планнар буенча фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, 8 октябрьдә 15.00 сәгатьтә күпфункцияле үзәккә (Мәктәп бульвары, 2а йорт, 1 нче кат, актлар залы) килегез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев