Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Тиздән өй туйлары гөрләячәк

Шимбә көнне 49 нчы микрорайондагы Җиңүнең 30 еллыгы урамында 160 квартирлы яңа төзелгән 31 нче йорттан квартир алган кешеләргә фатир ачкычлары бирә башладылар. Әлеге квартирлар, социаль ипотека программасы буенча, «Татнефть» төркемендәге предприятиеләр хезмәткәрләренә бирелә.

Яңа төзелгән әлеге йорт квартирларында барлык эчке эшләр төгәлләнгән: бүлмәләренә яхшы ишекләр, пластик тәрәзәләр, заманча сантехника җиһазлары куелган. Эчке бизәлеше заманча материаллар белән башкарылган, янгын сүндерү системасы бар, һәр квартир суны, газны, электр энергиясен исәпләү приборлары һәм җылылык көйләгеч белән җиһазландырылган.
Төзелешнең инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды, подрядчысы – «ЖИК-НК» ҖЧҖ. Бу микрорайонда ипотека программасы буенча барлыгы 20 йорт төзү планлаштырыла. Әлеге 31нче йорт – шуларның дүртенчесе. Тиздән 80-ешәр квартирлы 2 нче һәм 17 нче, 160 квартирлы 18 нче йортлар тапшырылырга тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X