Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Теш дәвалау сырхауханәсендә капиталь  ремонт

Түбән Кама теш дәвалау сырхауханәсендә капиталь төзекләндерү дәвам итә.⠀

Халыкка югары дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм санитар таләпләргә туры китерү максатында, теш дәвалау өчен заманча комплекс булдыру, шулай ук, заманча медицина җиһазлары да сатып алу планлаштырыла.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар стоматология бүлеге кичектергесез ярдәм күрсәтелә торган бүлектән һәм регистратурадан аерым урнаштырылачак, аның аерым керү урыны һәм теркәлү өстәле була. Балалар стоматология бүлегендә ремонт  эшләре ел ахырында тәмамланачак дип көтелә.

Хирургия, терапия һәм ортопедик ярдәм күрсәтү бүлекләре дә яңартылачак.

Барлык төзекләндерү эшләре 2025 елда төгәлләнәчәк дип планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев