Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Теләк булырга тиеш

Түбән Камада «Рубаха» дип аталган яңа проект тормышка ашырыла башлады. Ул сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, башкача әйткәндә «нык ихтыярлы кешеләр» өчен төзелә. «Рубаха» үзәге бала табу йортының элекке бинасында ачылачак һәм креатив тормышның үзәге булачак. «Креатив» нәрсәгә дә булса үзгә, яңача, иҗади якын килү дигәнне аңлата. «Нык ихтыярлы кешеләр»...

Түбән Камада «Рубаха» дип аталган яңа проект тормышка ашырыла башлады. Ул сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, башкача әйткәндә «нык ихтыярлы кешеләр» өчен төзелә.
«Рубаха» үзәге бала табу йортының элекке бинасында ачылачак һәм креатив тормышның үзәге булачак. «Креатив» нәрсәгә дә булса үзгә, яңача, иҗади якын килү дигәнне аңлата. «Нык ихтыярлы кешеләр» өчен һөнәри яки иҗади яктан үсү өчен, үз эшеңне башлап җибәрүдә һәм башка мәсьәләләрдә уңайлы шартлар тудырылачак. Биредә төрле буын вәкилләре җыела ала. Сәламәт кешеләр өчен дә урын табылыр. Иң мөһиме - проектта катнашучыларда эшләү теләге, кызыксыну булырга тиеш. Шәһәр мэры урынбасары Эльвира Долотказина әйтүенчә, «Рубаха» сүзе беренче чиратта яхшылык һәм мәрхәмәтлелек дигән төшенчәләр кирәк икән, соңгы күлмәгеңне дә салып бирү теләге белән бәйле.
Проектны әзерләү дәверендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендәге эш төркеме Псков шәһәренә барып, уңышлы тәҗрибә белән таныштылар. Биредә эшләп килүче Россия-Германия үзәге дәвалау педагогикасына һәм төрле мөмкинлекләре булган кешеләрне уку-укытуга нигезләнгән. Кешеләр төрле һөнәрләргә өйрәнә, буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп уздыра.
- Башка шәһәрләр, нигездә, мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшли. Түбән Камадагы үзәк шулай ук сәламәт кешеләр өчен дә төрле мөмкинлекләр бирәчәк. Гомумән, бездәге проект үзгә булачак - Россиядә аның аналоглары юк, - дип ассызыклый Айдар Метшин.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев