Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Телем, моңым күчсен килер буынга...

«Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча чираттагы чарабыз Бөтендөнья Язучылар көненә туры килде. Туган телебездә оештырылган тәрбияви дәресебез бәйрәм төсмерен алды, күңелебездә тагы да матур хәтирәләр уятты. Февраль ае белән бәйле «Телем, моңым күчсен килер буынга...» дип исемләнгән очрашуга кунак булып Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары чакырулы иде. Февраль ае...

«Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча чираттагы чарабыз Бөтендөнья Язучылар көненә туры килде. Туган телебездә оештырылган тәрбияви дәресебез бәйрәм төсмерен алды, күңелебездә тагы да матур хәтирәләр уятты.
Февраль ае белән бәйле «Телем, моңым күчсен килер буынга...» дип исемләнгән очрашуга кунак булып Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары чакырулы иде. Февраль ае дигәннән, ул үзе дә аеруча истәлекле көннәргә бай булды. Шуларның берсе: Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне, Ватанны саклаучылар көне, шуңа да, шәһәребездә патриотик айлык игълан ителде. 21 февраль исә Халыкара Туган тел көне буларак бәйрәм ителә. Без аны һәрбер уку йортында, балалар бакчаларында зурлап, ункөнлек итеп уздырабыз.
3 февраль, түбәнкамалылылар өчен - үзе бер истәлекле-тарихи вакыйгага тиң. Ул, хөрмәтле якташыбыз, халык язучысы Разил Вәлиевкә 70 яшь тулу уңаеннан, тырыш хезмәтен һәм иҗатын зурлап, Ташлык авылындагы үзе туып үскән урамга аның исеме бирелү көне буларак күңелебездә уелып калды. Шуңа да, мин чираттагы очрашуны патриотик рухта алып барырга тырыштым. Сөйләгән сүзләрне, фотосурәтләр белән дәлилләп бару өчен, заманча технологияләр куллану бәйрәм чарасын тагын да җанландырды. Андый алымнар куллану укучылар өчен генә түгел, зурларга да уңайлы. Берәүләр тыңлап, тизрәк күңеленә сеңдерсә, икенчеләргә үз күзе белән күрү күпкә мәслихәт бит. Шуңа күрә укучылар Муса Җәлил иҗатын һәм тормыш юлын күрсәтүче табышмак-кроссвордлар-ны ансат чиштеләр, видеоролик аша бай мәгълүмат тупладылар. Әтиләргә ихтирам тәрбияләү өчен кулланылган язмаларны, Туган телебезгә багышланган мәкальләрнең дә дәвамын кызыксынып тыңладылар, сорауларга тиз җавап таптылар.
Проект буенча бу кичәгә чакырылган ир-егетләрнең дүртесе дә - Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, гади итеп әйткәндә «кенәгәле язучы»лар: юмор остасы, дүрт китап авторы, Шәйхи Маннур һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Илдар Хәйруллин; Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты - Рифкать Имаев; туган илебезгә, авыл тормышына, җир эшенә гашыйк, газиз әнкәйләргә мәдхия җырлаучы шагыйрь, җиде китап авторы Хөсәен Җәгъфәр; журналист, язучы, берсеннән-берсе эчтәлекле китаплар авторы Фәрит Имамов.
Төбәк язучыларына, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең 50 еллыгы уңаеннан, проект белән бергә махсус булдырылган истәлекле бүләкләрне (күкрәк билгеләрен) мәктәп укучылары каршында зурлап, тантаналы рәвештә, Бөтендөнья татар конгрессының җаваплы вәкиле, аксакаллар шурасы җитәкчесе урынбасары Мәснәви Һадиуллин тапшырды.
Иҗатлары белән таныштыру өчен сүзне язучыларга биргәч, алар әсәрләрендәге геройлары турында тәфсилләп сөйләделәр, шигырьләрен тамашачыларга җиткерделәр. Шулай ук, әдәбиятка омтылган мәктәп укучыларына төпле киңәшләрен дә бирделәр. Күбрәк әдәби китап укырга, әти-әниләренә һәм укытучыларга аеруча игътибарлы булырга, балаларның сәләтләрен үстерү эше ника-дәр алданрак башланса, шулкадәр отышлырак булуын да искәрттеләр.
Сүз уңаеннан, «Сөенеч» түгәрәгенә йөрүче яшь артистлар да язучыларыбызның әсәрләрен яратып башкардылар.
Мәктәп укучыларын язучылар белән аралаштыру, иҗатлары белән якыннан таныштыру өчен бирелгән сорауларга эчтәлекле җаваплар алдык. Актив катнашучы укучыларга бүләк тә әзерләдек. Тәрбияви чара барышында, төгәл җавап биргәннәренә үз китабымны бүләк итсәм, йомгаклау өлешендә «Кама таңнары» әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина «Мәйдан» журналы өләште.
Музыкаль өлештә, Рифкать Имаев сүзләренә язылган «Җырладым бер урманнарда» дигән җырны «Талир тәңкә» ансамбле җитәкчесе Флүр Гайнемөхәммәтов башкарды. Сүз уңаеннан, көен ул үзе язган.
Туган телебездә, милли рухта алып барылган «Телем, моңым күчсен килер буынга...» дип исемләнгән тәрбияви дәрес бөек Ту-каебызның «Туган тел»ен күмәкләп җырлау белән тәмамланды.
«Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән проект буенча, Бөек Тукаебызны тудырган апрель аенда «Шигърият һәйкәленә язлар һәрчак гөлләр китерә» дигән әдәби чара уздыру планлаштырыла. 31 нче март көнне «Иҗатыбызда- ана һәм табигать гүзәллеге» дип исемләнгән, Фәнүзә Сабирова, Нәфисә Баязитова, Рузилә Мөхәммәтшина һәм Әлфия Хәлиуллина иҗатын үз эче-нә алган очрашуга чакырабыз. Туган телебезне хөрмәтләүчеләрне һәм иҗат сөючеләрне көтеп калабыз!
Нурзия МИРХАЗОВА,
«Сүздән энҗеләр тезеп...» дигән әдәби кичәләр проекты авторы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев