Туган як

Telegram: Түбән Камада 2 яшьлек малай «агулы» күлдәвеккә егылып төшкән hәм химик пешү алган

Түбән Камада 2 яшьлек малай гаиләсе белән паркта йөргән чакта химик пешү алган.

Бу хакта Mash Iptash telegram-каналы хәбәр итә.

Видеокүзәтү камерасыннан алынган язудан күренгәнчә, бу хәл «Гаилә» шәһәр паркында булган. Сабыйның әти-әнисе кукуруз киоскында тәм-томны сайлаган вакытта, малай «агулы» күлдәвеккә егылып төшә. Баланың ата-анасы бу вакыйгага игътибар итмәгән. Тик өйләренә кайткач кына алар баланың аяклары җәрәхәтләнгәнен күргән.

Малайны 1-2 дәрәҗәдәге химик пешү эзләре белән хастаханәгә илткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: