Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалыларга түбән урыннарда урнашкан бакчаларга бармаска киңәш иттеләр

25 майда Түбән Кама районында язгы ташу белән бәйле гадәттән тыш хәл теркәлмәгән.

25 майга булган мәгълүматларга караганда, Кызыл Чишмә районында Кама елгасында су дәрәҗәсе 56,5 метр тәшкил итә.

Түбән Кама халкына агымдагы атна ахырына кадәр Кама һәм Зәй елгалары янындагы түбән урыннарда урнашкан бакча кишәрлекләренә бармаска киңәш иттеләр. Шундый мөрәҗәгать белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр, гражданнар оборонасы һәм терроризмга каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Радик Шәйдуллин чыгыш ясады.

Шулай ук түбәнкамалыларга Кама һәм Зәй ярларында балык тотарга һәм ял итәргә барудан тыелырга киңәш итте. Ул су күтәрелү сәбәпле, юллар юдырылырга мөмкин, һәм авыр техника һәм коткаручылар ярдәменнән башка чыгу мөмкин булмаячак, дип аңлатты.

Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук шәхси затларга яр буе зоналарында ял базалары, кунак йортлары, җитештерү һәм торак урыннары булганнарга матди кыйммәтләрне чыгарырга тәкъдим ителде.

Тулаем алганда, Түбән Кама районында язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны булдырмау буенча барлык кирәкле чаралар күрелгән, дип ышандырды Башкарма комитет җитәкчесенең гадәттән тыш хәлләр буенча урынбасары. Барлык гидротехник корылмалар тикшерелде, авария-коткару хезмәтләренең шәхси составы югары әзерлек режимында тора. Халыкны эвакуацияләү өчен кирәкле транспорт әзерләнгән, аларны урнаштыру урыннары әзерләнгән, матди чаралар резервлары, ягулык, дарулар, туклану запаслары булдырылган.
 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев