Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар җыештыручыларга подъездларны чистартырга ярдәм итә

Акциядә инде 200дән артык кеше катнашкан.

Коронавируска каршы чараларның иң мөһиме – гигиена таләпләрен үтәү, дип гел искә төшереп торабыз. Ә менә Сөембикә урамындагы 11 нче йортта яшәүчеләр, фатирларын гына кайгыртып калмыйча, «#Помойплощадкухлоркой» дигән флешмоб оештырганнар. Үзләре белән бер катта яшәүчеләрне чакырып, идәннәрне, ишекләрне, лифтларның эчен хлор белән юып, чистартып чыкканнар. Кичен акциягә шул йорттагы тагын ике кат күршеләре кушылган. Бу хакта җирле үзидарә  советы рәисе Тимур Гәрәев үзенең Инстаграмдагы «бит»ендә язган.
Флешмобка Гагарин урамындагы 36 нчы йорт та кушылган. 17 кеше подъездларны тулысынча җыештырып, идәннәрне, баскычларны, диварларны, баскыч рәшәткәләрен юганнар һәм хлор белән чистартканнар. Фотоларны исә Инстаграмдагы төркемгә урнаштырганнар. Алардан үрнәк алып, үз подъездларын җыештырырга Гагарин урамындагы 11 нче, Бызов урамындагы 11 нче, Тынычлык урамындагы 91 нче, Вахитов урамындагы 32 нче, Романтиклар урамындагы 66 нчы һәм 64 нче йортларда яшәүчеләр чыккан. Б.Урманче урамындагы 29 нчы йорт кешеләре да үз эшләреннән канәгать калып, «чиста да, матур да, һавасына кадәр үзгәрде», дип язып куйганнар. Күп кенә шәһәрдәшләр аларга рәхмәт сүзләре яза, мактый.
Корабельная урамындагы 56 нчы йорт аерым игътибарга лаек. Өмәгә 93 нче һәм 96 нчы балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм яшь әниләр чыккан. Алар подъездда шулай ук гигиена турында белешмәлекләр элгәннәр, ә җылыткач, ишегалдындагы газоннарга гөлләр утыртырга ниятлиләр икән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев