Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар үтенече буенча Троицк шимбәсендә зиратка кадәр автобус рейслары оештырылачак

Шимбә, 11 июнь көнне, шәһәр зиратына автобус рейслары оештырылачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Сабан туе үткәрелү сәбәпле, барлык шәһәр яны автобуслары мәйданга җибәреләчәк.

Бу карар кайберәүләрдә канәгатьсезлек уяткан, чөнки 11 июньдә Троицк ата-аналар шимбәсе –  православие динендә мәрхүмнәрне искә ала торган көн.

Администрациянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәһәр халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин бу мәсьәләне хәл итәргә кушкан.

Автобуслар шәһәр автовокзалыннан 8.00, 10.00 һәм 12.00 сәгатьтләрдә кузгалачак.

Юл бәясе 25 сум тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев