Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар сыер итенә, сырга һәм казылыкка бәяләрнең кискен артуын билгеләп үттеләр

Түбән Камада азык-төлек кибетләрендә бәяләр көн саен үзгәрә.

Бәяләр артуны беренче чиратта пенсионерлар сизде. Түбәнкамалы Николай Ширяев күзәтүенчә, бөтен продуктлар да кыйммәтләнгән. Ә бәяләр арту сәбәпле, акча кирәкле азык-төлеккә генә җитә.

“Шикәргә, көнбагыш маена бәяләр күтәрелгән", - дип билгеләп үтте пенсионер.

Түбәнкамалылар әйтүенчә, кибетләрдә бәяләр көн саен үзгәрә.

“Нәрсәдер кыйммәтләнде, нәрсәдер арзанайды, әмма бәяләр кулай калды”,-диде Валентина Әхмәдуллина.

Авыл хуҗалыгы продукциясе, ит сизелерлек кыйммәтләнгән. Хәзер сыер итенең килограммы – 550 сум, “субпродукт”лар – 420 сум тора. Сатучылар аңлатуынча, бу сатып алу бәясе артуы белән бәйле. 2021 елның җәендә сыер итен алар 350 сумга, ә кышын исә 390 сумга сатып алган.

“Бүгенге көндә сыер итенең сатып алу бәясе – 420 сум. Сатып алучыларга сәбәбен аңлатырга тырышабыз. Ашлык, печәнгә бәя арткан, шуңа итне кыйммәткә сатып алабыз. Авылларда да хәзер ит аз, чөнки тәэмин итүчеләргә аны табуы авыр”, - дип сөйләде сатучы Люция Хөснетдинова.

Кайбер азык-төлеккә бәяләр үзгәреп тора.  Ә менә колбаса һәм сырның бәясе көннән-көн арта. Сатучылар әйтүенчә, элек алар товарны атнага өч тапкыр сатып алган, хәзер инде бер тапкыр гына, чөнки тәэмин итүчеләр продукция бәясен һәрчак арттыра баралар.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аңлатуынча, кәбестәгә, кишергә һәм башка яшелчәләргә бәяләр арту сезон белән бәйле.

Башка продуктларның бәяләренә килгәндә, алар буенча көн саен мониторинг алып барыла.

Югары бәяләр буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

“Кайнар линия” телефоны: (843) 238-30-59

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X