Туган як

Түбәнкамалылар, кар эрү сәбәпле, подвалларны су басыр дип куркалар

Шәhәрнең барлык ишегалларында да диярлек зур кар өемнәре бар. Ә яз килгәч, кар эрү аркасында, юллар һәм тротуарлар су астында калу куркынычы бар. Кар суы подвалларны баса башлаган инде.

Бу, бигрәк тә, шәһәрнең түбән өлешләрендә урнашкан йорт-биналарга кагыла. Мәсәлән, Чәбия урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләргә ел саен зур күлләвекләр белән очрашырга туры килә. Быел да язгы ташуны алар борчылып көтә.

 

"Быел кар шулкадәр күп. Һичшиксез, аны чыгарырга кирәк, югыйсә, подвалларны су басачак. Урам җыештыручылар карны чистартканчы, су подвалга китәргә мөмкин», –  дип сөйләде бу йортта яшәүче Нина Лихачева.

 

«Жилье» торак идарәче компаниясе белдергәнчә, гыйнвар һәм февраль айларында шәһәрдән, ишегалларыннан кар чыгарганнар иде инде. Ләкин аны җыеп бетәргәнче, бөтен җир яңадан кар белән тулган.

 

"Хәзер без кар чыгару эшләрен ныклап оештыра башлыйбыз. Беренче чиратта, бу эш, әлбәттә, су басу куркынычы булган йортларда башкарылачак. Тик аны тулысынча җыештыру мөмкин түгел, чөнки финанс ягы кыенрак", – дип аңлатты «Жилье» идарәче компаниясе директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмир Вәлиуллин.

 

Эш шунда ки, торак-коммуналь хезмәтләре тарифларына ишегалларыннан кар чыгару өчен чыгымнар билгеләнмәгән, шул сәбәпле, ул йорт идарәләре вазыйфасына керми.

Казанда яшәүчеләрнең квитанцияләрендә әлеге чыгымнар өчен махсус графа бар. Түбән Камада андый түләү каралмаган булуы сәбәпле, карны мөмкинчелекләре булганда гына чыгаралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: