Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбәнкамалылар тылсымчыга әверелде

Түбән Кама телерадиокомпаниясе оештырган "Кыш бабай бул" акциясендә укучылар, студентлар, гади шәһәрдәшләр, төрле оешма хезмәткәрләре катнашырга теләк белдерә. Максатлары - аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, ялгыз пенсионерларга Яңа ел кәефен бүләк итү. Чөнки алар өчен Кыш бабай белән Кар кызы тырмышка ашмаган хыял. Ә мохҗизалар бу тормышта була...

Түбән Кама телерадиокомпаниясе оештырган "Кыш бабай бул" акциясендә укучылар, студентлар, гади шәһәрдәшләр, төрле оешма хезмәткәрләре катнашырга теләк белдерә. Максатлары - аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга, ялгыз пенсионерларга Яңа ел кәефен бүләк итү. Чөнки алар өчен Кыш бабай белән Кар кызы тырмышка ашмаган хыял. Ә мохҗизалар бу тормышта була икән...

Уку кирәк-яраклары, уенчыклар, әлбәттә, татлы ризыклар. Ятим балаларга дип атап түбәнкамалылар Яңа ел бүләкләре алып килә. Шәһәрдәшләр тәм-томны сирәк күрүче сабыйларның хәлен яхшы аңлый.

Изге эштә гади түбәнкамалылар гына түгел, шәһәр медицинасы, прокуратурасы хезмәткәрләре , балалар бакчалары да үз өлешләрен кертергә ашыга.

Изге эштә гади түбәнкамалылар гына түгел, шәһәр медицинасы, прокуратурасы хезмәткәрләре , балалар бакчалары да үз өлешләрен кертергә ашыга.

Һәм менә ул көтеп алган мизгелләр. НТР Кыш бабае белән Кар кызы Яңа ел кәефен бүләк итә башлый. Безнең тылсымчы бабаебыз "Балкыш" приютында, "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен «Надежда» тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды.

Әйтергә кирәк, бүләкләр малайлар һәм кызларның яшь үзенчәлекләренә карап әзерләнде: курчак, машина, йомшак уенчыклар, конструкторлар, трансформерлар.... Күпләре Кыш бабай белән Кар кызын көтмәгәннәр дә. Бүләк алу турында инде әйтәсе дә юк. Бары түбәнкамалылар тырышлыгы белән алар өенә бәйрәм килә.

Кыш бабаебыз сукырлар җәмгыяте, ветераннар йортына да ишек шакыды. Ялгыз пенсионерлар, өлкән түбәнкамалылар аны аеруча дулкынлану белән каршы алдылар: сөенечләреннән нишләргә белмәделәр. Чын Кыш бабаен күрү алар өчен шатлыклы да, тетрәндергеч тә, дулкынландыргыч та мизгелләр. Ә күзләрдә шатлыклы күз яшьләре.

Яңа ел алдыннан Түбән Кама телерадиокомпаниясе махсус балалар өчен тагын бер конкурс игълан итте. Ул "Кыш бабайга хат", дип аталды. Малайлар һәм кызлар күңел түрендә булган хыяллар, изге теләкләр язып, хатларын әкияти почта тартмасына салдылар.

Хәйрия эше барыбызны да берләштерде. Акция тәмам. Әлбәттә, шау-гөр килеп балалар көлүе, шатлыклы хисләр, бәхетле елмаюлар сезнең тырышлыгыгыздан башка була алмас иде. Изге эштә катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Түбәнкамалылар тылсымчыга әверелде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев