Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың “Водоканал” АҖте җаваплылыкка тартылачак

Прокуратура кайнар су бетү очраклары буенча тикшерү нәтиҗәләрен игълан итте.

2022 елның 11, 12, 15, 18, 21, 22, 27, 28 февральдә, шулай ук, 1, 13 һәм 14 мартта Сөембикә урамының 79-нчы һәм Менделеев урамының 47 нче йортлары кайнар судан мәхрүм калган. Гомумән алганда, 65 сәгать 10 минут кайнар су булмаган, бу законда билгеләнгән нормадан күбрәк.

Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча, «Су-канализация һәм энергия белән тәэмин итү хуҗалыгы» («ВК и ЭХ») акционерлык җәмгыяте предприятиесенә карата РФ КоАП 7.23 маддәсе буенча административ эш кузгатылган.   

Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта, «ПЖКХ-17» ИК директорына җитешсезлекләрне бетерергә кушканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев