Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Каманың битараф булмаган кешеләре Донбасс халкы өчен гуманитар ярдәм җыя башлаганнар

Гуманитар ярдәмне Казанга, ә аннан Ростовка җибәрәчәкләр.

Кием-салым, шәхси гигиена чаралары, балалар ризыгы, уенчыклар һәм башка кирәк-яраклар шәһәр гыйбадәтханәләрендә һәм «Счастливый дом» гаилә ярдәм үзәгенә алып килергә мөмкин. 
Түбән Камада яшәүче Рәхимә Газизова да Донбасста яшәүчеләргә ярдәм итәргә тели. Ул аларга оекбашлар бәйли, кием-салым, гигиена чаралары, азык җыя.

«Бераз гына ярдәм итәргә телим, андагы кешеләр кызганыч», - ди ул.
 
Бу изге эштә Һәркем үз өлешен кертә ала. Гуманитар ярдәм шәһәрнең барлык гыйбадәтханәләрендә кабул ителә. Әмма төп складлар Зур Афанас авылы храмнарында һәм Кызыл Чишмәдә урнашачак. Әйберләр, шулай ук, Химиклар пр., 72Г адресы буенча урнашкан «Счастливый дом» гаиләгә ярдәм итү үзәгендә кабул ителә.

Финанс ярдәмне түбәндәге реквизитлар буенча җибәрергә мөмкин: АНО «Служба помощи нуждающимся «Милосердие Казань», на счет  Сбербанк 40703810362000004012.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев