Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада юллардагы чокырларны ямыйлар

Белгечләр Бакый Урманче урамындагы юлның чокырларын ямауга керешкәннәр.

 “Олимп” сәүдә үзәге янында зур чокырлар бар иде. Ниһаять, ямаганнар", - дип сөенә автомобильче.

Тиздән эшчеләр Корабельная урамындагы юлны төзекләндерәчәкләр. Урам азагында һәр метр саен чокырлар, дистәләгән машина зыян күргән - тәгәрмәчләр ватылган, шиннар тишелгән. Барлык шоферларга үз хисабларыннан ремонт ясарга туры килгән.

Хәзер Түбән Камада салкын ысул белән чокырларны ямау эшләре бара. Барлык проблемалы участокларны да төзекләндерү планлаштырыла.

Төп ремонт эшләре инспекциядән соң башлана. Пәнҗешәмбе көнне шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре, алга таба эш планын төзү өчен, җимерелгән участокларны карап чыгачаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев