Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яшәүчеләр кыйммәтләнгән валюта аркасында чит ил ялына юлламалар сатып алуны кичектерә

Доллар һәм евро курсының кискен артуы чит илгә юлламалар бәясендә чагылды.

Юлламаларның бәясе берничә тапкырга артты. Бу әлеге турга исәп тотып өлгермәүчеләргә дә кагылды. Бу турыда НТР-24 телеканалы хәбәр итә.

Кешеләр бит кайчагында юлламаларны бер ел алдан броньлый. Әлбәттә, алар борчылалар, чөнки инде үз турларын түләделәр - ди туристлык агентлыгы директоры Оксана Речкалова.

Чит ил валютасы курсы кимемәсә, экспертлар чит илдә ял итәргә теләүчеләр саны сизелерлек кимер дип фаразлый. Турагентлар моның булмас һәм хәл тиздән нормальләшер дип өметләнә.

Түбәнкамалыларга килгәндә, соңгы бөтендөнья вакыйгалары фонында күпләр ялларын өйдә үткәрергә ниятли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев