Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яшәүчеләр кайнар линиягә шалтыратып товарларның юклыгына яки артуына зарлана алалар

Коронавирус чире аркасында түбәнкамалылар беренче чиратта кирәкле товарларны күпләп сатып ала башлады. Кешеләр карабодай, макарон, консервлар, тоз, көнбагыш мае, бәдрәф кәгазе белән запаслана.

Ихтыяҗ зур булуга карамастан, кибетләр штат режимында эшли. Товарларга кытлык юк һәм булмаячак. Шуны белү ихтимал, кулланучыларның саны артуы, бәяләрнең исә кинәт үсүенә китерергә мөмкин.

Татарстанда складларда зур запас та бар. Шәһәрдә карантин кертелсә дә, кибетләр ябылмый, диләр шәһәр хакимиятендә. Шуңа күрә паника булырга тиеш түгел. Бәяләр артуына юл куймаска вәгъдә итәләр. Шәһәрдә махсус штаб булдырылды. Ул беренче чиратта кирәкле продуктларның булуын һәм бәясен контрольдә тота.

Киштәләрдә нинди дә булса товарның булмавын яки арттырылганын күрсәгез, 8 (8555) 43-24-92 кайнар линия телефоны аша шалтыратыгыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев