Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада ял һәм бәйрәм көннәрендә сырхауханәләрнең эш вакыты үзгәрәчәк

6-8 март көннәрендә сырхауханәләр үзгәргән график буенча эшләячәк. Бу 8 мартка багышланган бәйрәм яллары белән бәйле.

Үзәк хастаханәнең 1нче һәм 2 нче сырхауханәләре:

6 һәм 8 мартта – 8.00-15.00 сәгатьләрдә, 7 мартта 8.00-18.00 кадәр эшләячәк. Бу көнне табибны өйгә чакыртырга мөмкин. Температуралары булган очракта, шәһәр кешеләре үз сырхауханәләренең “кызыл зона”сына мөрәҗәгать итә алачаклар. Прививка кабинетлары 6 һәм 7 мартта 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр эшли.

Перинаталь үзәкле балалар шәһәр сырхауханәләре:

6-8 март көннәрендә 8.00-14.00 сәгатьләрдә кизү педиатрлар кабул итә. Табибны өйгә 8.00-13.00 сәгатьләрдә чакыртырга мөмкин. Кичектергесез хәлләрдә “приемный покой”га мөрәҗәгать итәргә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга була.

Хатын-кызлар консультациясе:

6 һәм 8 мартта - ял итә. 7 мартта 8.00-14.00 сәгатьләрдә кизү табиб кабул итәчәк.

Кама Аланы район хастаханәсе:

6-8 марта 8.00-13.00 сәгатьләрдә кизү терапевты, 6 һәм 7 мартта кизү педиатры кабул итә. Температуралылар фильтр бүлмәсенә тәүлек буена мөрәҗәгать итә алачак. Калганнар өчен ашыгыч ярдәм кабинеты шул ук режимда эшли. Прививкалар ясау бүлмәсе көн саен 8.00 дән 22.00 гә кадәр кичектергесез ярдәм күрсәтү кабинетында кабул итә.

Кызыл Чапчак һәм Кармалы табиблык амбулаторияләре:

6 -7 мартта 8.00-13.00 сәгатьләрдә табиб яки фельдшер кабул итәчәк.

Ширәмәт участок хастаханәсе:

6 -7 мартта 8.00-13.00 сәгатьләрдә кизү табибына мөрәҗәгать итәргә була. 6-8 мартта ашыгыч ярдәм тәүлек буе эшли, шулай ук температуралыларны да кабул итәчәк.

ФАПлар:

6 -7 мартта 8.00-13.00 сәгатьләрдә фельдшерга мөрәҗәгать итәргә була.

Тире-венерология диспансеры:

7 мартта 8.00-12.00 сәгатьләрдә кизү дерматовенеролог кабул итә.

Наркология диспансеры:

Бәйрәм көннәрендә ашыгыч ярдәм тәүлек буе эшли. Исереклек халәтен тикшерү дә тәүлек буе үткәреләчәк.

Психоневрология диспансеры:

6-8 март көннәрендә ашыгыч ярдәм тәүлек буе күрсәтеләчәк.

Туберкулезга каршы диспансер:

Бәйрәм көннәрендә ашыгыч ярдәм тәүлек буе эшли.

ООО «СОГАЗ» «ПРОФМЕДИЦИНА-НК»,  Мәктәп бульвары, 2а адресы буенча урнашкан  поликлиника:

6-8 март көннәрендә 7.00-19.00 сәгатьләрдә кичектергесез ярдәм итү, «больничный лист» бирү бүлмәләре, регистратор эшли. Үлем турында белешмәләр биреләчәк. 7 мартта 7.00 дән 12.00 гә кадәр табибны өйгә чакыртырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X