Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа суд рәисе билгеләнде

Түбән Камада яңа суд рәисен тәкъдим иттеләр. Әлеге вазыйфага Ленар Сәләхов билгеләнде. Бу хакта указны Россия президенты имзалады.

Ленар Халилович үзе Чистай ягыннан. 2005 елда Казан Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Һөнәри юлын суд приставы - башкаручы булып башлый. Аннан соң тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Түбән Кама шәһәр судында 2013 нче елдан бирле эшли, 2016 нчы елда рәис урынбасары итеп билгеләнә.

Моңа кадәр баш судья вазыйфасын Газиз Гисметдинов башкара, узган елны ул Казан шәһәренә күчеп китә, анда Вахитов районы суды белән җитәкли.

Чыганак: https://ntr-24.ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев