Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Украинада махсус операция вакытында һәлак булган 23 яшьлек солдатны җирләячәкләр

Украинада махсус операция барышында Антон Тедиков һәлак булган. Аңа нибары 23 яшь иде.

Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Антон Түбән Кама районының Городище авылында 1999 елда туган. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә укырга кергән. Уссуриядә хезмәт иткән, 2022 елның 6 гыйнварында контракт төзегән һәм хәрби хезмәт үтү өчен Белогорскка күчерелгән. Күчмә икмәк заводының машина йөртүчесе булып хезмәт иткән. Украина демилитаризациясе һәм денацификациясе буенча махсус операция вакытында һәлак булган.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. Муллин, Түбән Кама шәһәр Советы, Түбән Кама муниципаль районы Советы, Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре башкарма комитетлары солдатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

« Бу – чиксез югалту һәм без һәлак булган сугышчының туганнары белән бергә кайгы кичерәбез. Ватан геройларына мәңгелек дан», - дип билгеләп үттеләр хакимияттә.

Антон Тедиков белән хушлашу 6 июль көнне 11.00 сәгатьтә була. Матәм митингы Спорт урамындагы Җиңү монументы мәйданында узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев