Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада транспорт карталары быел яңа дизайн белән чыкты

Түбән Камада транспорт карталары яңа бизәлештә чыкты. Аны барлык почта бүлекләрендә һәм «Таттелеком» салоннарында сатып алырга була.

Транспорт электрон картасы - транспортта йөрү өчен кулланылучы чиплы пластик карталар, аларны «Социаль карта» АҖ чыгара, карталарны барлык почта бүлекләрендә һәм «Таттелеком» салоннарында сатып алырга мөмкин. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Транспорт картасы белән түләү – уңайлы, акча эзләп торасы юк. Түбән Камада билет өчен кулдан акча түләгән вакытта, юл бәясе 22 сум тәшкил итә, ә транспорт картасы аша - 20 сум.

Транспорт карталары барлык төр җәмәгать транспортында, Түбән Камадан тыш, Татарстанның башка шәһәрләрендә дә гамәлдә. Әйтик, Казан, Бөгелмә яки Алабугага баргансыз икән, картадан анда да файдалана аласыз.Шул ук вакытта берьюлы берничә кеше өчен (Түбән Камада әлегә трамвайда гына) түләргә мөмкин.

Моннан тыш, картаны онлайн тулыландырып була. Әлбәттә, транспорт картасын агентлар аша кассаларда яки терминаллар аша тулыландырырга күнеккән кешеләр моны дәвам итә ала.

Фото: e-nkama.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев