Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада “Сөйлим аңа телемдә” дип исемләнгән бәйге узды

 “Апуш” үзәк балалар китапханәсендә икенче ел рәттән “Сөйлим аңа телемдә” дип исемләнгән муниципаль бәйгесе уза.

Анда 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар шигырь сөйләү осталыгында ярыштылар. 

Конкурсның беренче этабында 59 бала онлайн рәвештә саф татар телендә шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары җибәрелгән 59 видеозаявкадан 20 баланы сайлап алганнар.

Финалда балалар милли киемнәрдә сәнгатьле, матур итеп яттан татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

Җюри әгъзалары балаларның чыгышын карап бәяләгәч, шундый карарга килделәр:

3-4 яшьтәге сабыйлар арасыннан 99 нче балалар бакчасына йөрүче Ясминә Шәрәфиева I урынны яулады, II урынга 86 нче балалар бакчасыннан Замирә Шәрәфиева, III урынга 70 нче балалар бакчасыннан Мурат Хөсәенов лаек булды.

5 яшьлек балалар арасыннан 83 нче балалар бакчасыннан Исламия Бекжанова I урынны яулады. II урынга 15 нчы балалар бакчасыннан Милана Новикова лаек булды, III урын 15 нче балалар бакчасыннан Сәид Мотыйгуллинга бирелде.

6 яшьлек балалар арасыннан 27 нче балалар бакчасына йөрүче Кәрим Фазылҗанов I урынны яулады, II урынга 44 нче балалар бакчасыннан Самат Мотыйгуллин, III урынга 74 нче балалар бакчасыннан Әмирхан Бирдиев лаек булды.

7 яшьлек балалар арасыннан 76 нче балалар бакчасыннан Зарина Хәйруллина I урынны яулады. II урынга 27 нчы балалар бакчасыннан Амелия Хөснуллина лаек булды, III урын Кама Аланы бистәсенең 2 нче балалар бакчасына йөрүче Самат Галиевка бирелде.

Нәтиҗәдә, җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина аларга истәлекле бүләкләр бирде.

Калган балалар да игътибарсыз калмады. Аларга “Тамашачы күңелен яулачы”, “Актерлык осталыгы”, “Туган телгә мәхәббәт” номинацияләре буенча дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев