Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада шәһәрара легаль булмаган таксиларны ачыклау буенча рейд үтте

Түбән Камада автовокзал янында көн саен таксистларны тикшерәләр.

Тикшерү нәтиҗәсендә, легаль булмаган такси йөртүчеләр административ җаваплылыкка тартылды. Бер очракта машина йөртүченең 2019 елда ук срогы чыккан таныклык белән йөрүе ачыкланды, аның транспорт чарасын штрафстоянкага озаттылар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунакларына үз иминлекләрен саклау өчен, пассажирлар ташуның барлык таләпләренә җавап бирә торган лицензияле такси хезмәтеннән файдаланырга киңәш ителә.

Автовокзал янында көн саен рейдлар үткәрү май ахырына кадәр дәвам итәчәк.


 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев