Туган як

Түбән Камада район үзәк күптармаклы хастаханәсе территориясендәге кабул итү-диагностика бүлеген төзү тәмамлана

Түбән Камада район үзәк күптармаклы хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзү эшләре төгәлләнеп килә.

Бу хакта ТКРҮКХнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта анда эчке бизәкләү эшләре тәмамланып килә. Палаталарның күбесе әзер диярлек, тик җыештырасы һәм караватлар гына куясы калган.

Төп эшләр тәмамлангач, белгечләр акрынлап бинаны заманча медицина җиһазлары белән җиһазландыруга керешәчәкләр. Ачылу август ахырына планлаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: