Түбән Камада подваллардагы борчаларга каршы көрәш башланды
НТР-24 хәбәрчесе мәгълүматы буенча, бу бөҗәкләрне берьюлы берничә төр агу белән агулыйлар.
Яңа йортларда подвал идәннәре бетоннан булганга, борча, нигездә, иске йортларда очрый. Үрчү өчен иң уңайлы урын – туфрак һәм ком. Әмма белгечләр әйтүенчә, кайбер йортларда подвалларга дезинсекторларны кертмиләр, ә эссе көннәр җитсә, борча шактый артачак. «Санитар-НК» хезмәтен чакыртыр өчен, идарәче компаниягә барып, гариза калдырырга һәм подвалдагы барлык кладовкаларны ачып куярга кирәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев