Туган як

Түбән Камада онкология белән авыручы балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак

Җомга көнне Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Шул уңайдан, 8 июльдә Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында, онкология белән авыручы балаларга ярдәм йөзеннән, «Мәхәббәт көче» дип исемләнгән хәйрия концерты була.

Чарада Түбән Камадан һәм күрше шәһәрләрдән артистлар катнашачак.

Башлана 18.00 сәгатьтә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: