Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Митягин Ключ» чишмәсен реконструкцияләү кайчан төгәлләнә?

Түбән Камада Урман урамындагы «Митягин Ключ» чишмәсен реконструкцияләү дәвам итә.

Эшләр барышын Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин тикшергән.

Төзелеш-монтаж эшләре остасы Руслан Андреев чишмәдә әле нинди эшләр башкарасы калганы турында сөйләгән.

Шуларның берсе – яктырту җайланмаларын урнаштыру.

«Барлык бетон эшләре башкарылды. 30%ын тәмамладык, яктырту өчен челтәрләр салуы калды», - дип билгеләп үткән Андреев.

Район халкы «Митягин Ключ» чишмәсенең начар хәлдә булуына күптәннән зарлана. Кемдер анда даими рәвештә чүп-чар һәм төзелеш калдыкларын ташлаган.

2021 елда шәһәр «Татнефть» хәйрия фонды грантын отты:р чишмәне реконструкцияләү өчен 10 млн сум бүлеп бирелде.

Ремонт эшләрен ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев