Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырачаклар

Бушлай азык-төлек җыелмаларын өлкән түбәнкамалылар һәм күп балалы гаиләләр алачак. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.

Ул KazanExpress маркетплейсы хәйрия проектында катнашкан «Кидстрой» предприятиесенә рәхмәт белдерде.

Проектның максаты, өлкән яшьтәге кешеләрне, үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәп, өйдә калсын өчен, азык-төлек белән тәэмин итү.

Түбән Кама проект картасында Казаннан соң, икенче шәһәр булды.

"Бу атнада безнең өлкән яшьтәге түбәнкамалыларга беренче 200 бушлай азык-төлек җыелмасы, керем күләме яшәү минимумыннан түбәнрәк булганнарга китереләчәк. Тагын 100е безнең шәһәрнең күп балалы гаиләләренә биреләчәк" - диде Айдар Метшин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев