Түбән Камада легаль булмаган таксистларны тоталар
ЮХИДИ хезмәткәрләре транспорт бүлеге белән берлектә рейд үткәрделәр.
Рейд барышында легаль булмаган пассажир ташучыларны ачыклау максаты тора. Шәһәрдә эшләүче такси йөртүчесенең 400е генә закон нигезендә эшли. Калган 600е исә легаль булмаган эшчәнлек алып бара. Ә чынлыкта исә шәһәр буйлап меңгә якын машина йөри.
Законсыз йөртүчеләргә 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Рейд вакытында бик күп хокук бозу очраклары ачыкланды. Күпләрнең газ җиһазларын урнаштыруга рөхсәте юк, кемнеңдер документлары тәртиптә түгел. Легаль булмаган таксистлар белән эш дәвам итәчәк. Киләсе атнада тагын бер рейд планлаштырылган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев