Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Күршеләр көне» бәйрәме үтте

Үзизоляция режимы шартларында да кешеләр аны төрлечә уздырган. Кемдер актив күршеләргә рәхмәтен белдерде, кемдер ишегалдын ямьләндерү буенча өмә оештырган.

Тынычлык урамындагы 73 нче йорт янында зур бәйрәм үтте, төрле уеннар оештырылды, бүләкләр таратылды. «Ачык микрофон» каршында теләгән һәркем шигырь сөйләде, җыр башкарды. Иң матур балкон хуҗасы да ачыкланды. 83 яшьлек Талия Хәйруллина гөлләр үстерергә ярата, орлыкларны һәм үсентеләрне сораган кешеләргә дә бирә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышлап, Дан аллеясы булдырган Яшьлек урамы кешеләрен Түбән Кама шәһәре мэры килеп котлаган. Айдар Метшин алар белән бергә чәчәкләр һәм чыршылар утырткан. Мэр Кызыл Чишмә бистәсендәге Үзәк урамдагы эшләрне дә тикшергән. Алар «Безнең ишегалды» программасы кысаларында башкарыла. Төп эш инде тәмам. Айдар Метшин Кызыл Чишмә кешеләре белән бу йортларда яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә чыршылар да утырткан. Бистәдә «Безнең ишегалды» программасына быел Үзәк урамындагы 7 нче, 8 нче, 9 нчы, 11 нче; Совет урамындагы 25 нче, 26 нчы йортлар ишегаллары кергән.
Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесенең урынбасары Тәфкил Әхмәтшин әйтүенчә, хәзерге вакытта төзекләндерү эшләре барлыгы 30 ишегалдында бара. Программаның dvor.tatar дигән сайты да бар. Хәзер WhatsApp кушымтасына да керергә мөмкин икән. Программа өчен җаваплылар белән сайт аша яки 8-939-302-20-20 номерына язып элемтәгә керергә мөмкин. Сорауларыгызга җавап алу, төзелеш эшләренең барышы белән кызыксыну мөмкинлеге дә булдырылган.

Фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев