Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада “Халкыбыз хәзинәсе” татар мәдәнияте фестивале узды

Шимбә, Халык иҗаты йортында Россия халыкларының Мәдәни мирас елы кысалырында “Халкыбыз хәзинәсе” дип аталган татар мәдәнияте фестивале узды.

Бәйрәмдә Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләренең мәдәният йортлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, декоратив-гамәли сәнгате белән таныштырдылар. Чәк-чәк, катык, өчпочмак hәм башка тәмле камыр ризыклары  беркемне дә битараф калдырмады. 

Ә шәhәребезнең hәм районыныбызның иҗат төркемнәре бай эчтәлекле концерт куйды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев