Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган

31 майда Ильинка – Түбән Кама юлында үлем белән тәмамланган ЮТҺ булган. Бу хакта Түбән Кама ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

«ВАЗ-211440» автомобиле руле артында 58 яшьлек машина йөртүче булган.

Ильинка авылы ягыннан Түбән Кама юнәлешендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыга һәм аның каршына килүче автомобильгә бәрелмәскә тырышып, кюветка төшеп китә һәм агачка бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.

57 яшьлек пассажир юл-транспорт һәлакәте урынында ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Хатын-кызның алгы пассажир утыргычында булуы һәм куркынычсызлык каешын эләктерүе хакында хәбәр ителә.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев