Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада инвалид балалар өчен акча җыялар

Бу хакта “нтр 24” телеканалы хәбәр итә.

Шәhәрнең “Инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясе” үз карамагындагыларының туган көннәренә һәм Халыкара балаларны яклау көненә бүләкләр һәм котлаулар өчен акча җыя.

Оешмада төрле диагнозлы һәм төрле язмышлы 147 бала бар. Ассоциация аларның һәркайсының тормышын ямьлерәк hәм кызыграк итәргә тырыша, шуңа күрә, мөмкин булган кадәр, балаларга бәйрәмнәр оештырырга һәм бүләкләр бирергә тырыша.

Түбән Камада оешма 1992 елдан бирле эшли. Ассоцияциянең “ВКонтакте” социаль челтәрендә берләшмәсе бар. Анда финанс яки бүләкләр белән ярдәм итәргә теләүчеләр өчен балаларның туган көннәренә теләкләре урнаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев