Туган як

Түбән Камада икенче көн 26 яшьлек егетне эзлиләр

Түбән Камада 26 яшьлек Юрий Платонов югалган.

Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендә «След» эзләү-коткару отрядының төркемендә хәбәр ителә.

Ир Тынычлык пр. 57 нче йорт адресы буенча яшәгән.

21 июнь көнне Юрий Платонов өеннән чыгып киткән һәм хәзерге көнгә кадәр аның урыны билгесез.

Түбән Кама егете футболка, соры джинсалар, кара кроссовкалар һәм яшел ветровка кигән.

Юрий Платонов турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 102 яки 89172619171 телефоннары аша хәбәр итүләрен сорала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: