Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада ике яңа газ заправкасы барлыкка киләчәк

Түбән Камада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча семинар узган.

Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырыш Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Шакиров, ТР Сәнәгать министрлыгы һәм «Газпром» компаниясе вәкилләре катнашында узган. Очрашу диалог форматында булган.

Киңәшмә барышында шәһәр оешмаларында газ-моторлы хәрәкәт составын гамәлгә кертү перспективалары каралган.

Бүгенге көндә Түбән Камада ике газ заправкасы бар – Сүбәләк һәм Беренчеләр (Первопроходцев) урамнарында, әмма якын арада тагын шундый ике АГЗС төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, Түбән Камада газ-мотор белән эшләүче машиналар өчен сервис үзәге юк, ә иң якыны – Яр Чаллыда урнашкан. Ренат Шакиров бу мәсьәләне муниципалитет дәрәҗәсендә күтәрергә вәгъдә биргән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X