Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада чокырларны салкын асфальт белән ямыйлар, ул бер айга җитә дип фаразлана

Кояшлы һәм җылы язгы көннәр үзе белән шатлык кына түгел, тишелгән автомобиль көпчәкләре рәвешендәге проблемалар да алып килә.

Вокзал урамында бер үк вакытта 4 автомобиль көтелмәгән тукталыш ясарга мәҗбүр, алар бер-бер артлы тирән чокыр тозагына эләгә. Нәтиҗәдә, тимер атларның көпчәкләре шартлый. Бер көн эчендә бу чокырга дистәләгән машина эләккән. Алты кеше ЮХИДИ Идарәсенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу көннәрдә шиномонтаж остаханәләренә мөрәҗәгать итүчеләр дә күбәйгән. Бу турыда НТР 24 телеканалы хәбәр итә.

Инде хәзер үк юлчылар чокырлар ремонтына керештеләр. Юллар салкын асфальт белән каплана. Авария-чокыр ремонтын төнлә эшлиләр.

Юлларны ныклап төзекләндерү эшләрен бераз юллар кипкәч башларга вәгъдә итәләр. Моңа кадәр машина йөртүчеләрне игътибарлырак булырга чакыралар. Әгәр дә тузган юлда тәгәрмәчегез тишелсә, ЮХИДИ инспекторларын чакыртып, беркетмә төзәргә кирәк. Аның белән судка да барырга була, Вокзал урамында зыян күрүчеләр әлеге схема буенча эшли дә.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев