Туган як

Түбән Камада чит ил машинасы әйләнгән

Бакый Урманче урамында чит ил машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

Авария 5 нче май көнне кич белән булган. Фотода әйләнгән «Mitsubishi» кроссоверы hәм алды зыян күргән «Kia» машинасы күренә.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре hәм зыян күрүчеләр турында әлегә билгеле түгел.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: