Туган як

Түбән Камада өч көн элек югалган 46 яшьлек ир-ат табылган

Түбән Камада югалган 46 яшьлек Алексей Попов исән-имин килеш табылган.

Бу хакта «След» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, ир-ат 12 нче июль көнне иртәнге 5.00тә Тынычлык проспектындагы 91 нче йорттан чыгып киткән һәм бүгенге көнгә кадәр аның урыны билгесез иде.

Алексей Поповны эзләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: