Туган як

Түбән Камада өч көн элек өйдән чыгып югалган хатын-кыз табылган

Түбән Камада югалган Алсу Гайнеева табылган.

Бу хакта «След» эзләү-коткару отряды хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 6 нчы июньдә кичке тугызынчы яртыда ул Бакый Урманче урамындагы 14 нче йорттан чыккан һәм шуннан бирле элемтәгә чыкмаган.

Бүген иртән хатын-кыз табылган, исән дигән хәбәр пәйда булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: