Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада өч балалар бакчасын ябарга җыеналар

Социаль челтәрләрдә Түбән Каманың 34, 41, 67нче балалар бакчалары ябылу турында хәбәр итәләр.

«ВКонтакте» социаль челтәре берләшмәсендәге «пост»ның авторы әйтүенчә, балаларны башка балалар бакчаларына күчерергә җыеналар.

«Безгә кая барырга? Күп бакчаларда урыннар юк. Ни өчен нәкъ менә шушы бакчаларны ябалар? Безгә берни дә бүлеп бирмәделәр, үзебез бу төркемнәрдә ремонт ясадык. Хәтта көрәкләрне дә үзебез сатып алдык. Барлык ата-аналарга бу бакчаларда урын бирделәр.  Ә хәзер безгә нәрсә эшләргә?! Кая барырга? Балаларны башка бакчалар алырга риза булсалар да, анда урыннар җитәрлек түгел. Яңа балалар бакчаларын төзиләр, ә искеләренә берни дә бүлеп бирмиләр. Бу проблема белән безгә кемгә мөрәҗәгать итәргә? Тәрбиячеләргә кая барырга?» - ди аноним.

Әлеге белем бирү учреждениеләренең ябылуы турында рәсми мәгълүмат юк. Әмма, «НТР 24» чыганагы белдерүенчә, балалар бакчаларының берсен бу кагылачак. Бу учреждениедә эшләүче хезмәткәрләргә башка эш тәкъдим иткәннәр. Балалар саны аз булу сәбәпле, ябылу турында сөйләшүләр монда күптән инде бара.

Балалар караучы сөйләвенчә, ябылу 31 майда булачак. Элек файдаланырга өлгермәгән очракта, хезмәткәрләргә еллык отпуск бирелә. Эштән киткән тәрбиячеләргә һәм балалар караучыларга отпусктан соң башка балалар бакчасына урнашырга яки «Түбән Кама халкын эш белән тәэмин итү үзәге»нә чиратка басарга мөмкин булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев