Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру барышын Рөстәм Миңнеханов карады

Республика Президенты Кызыл Чишмә бистәсе Үзәк урамындагы ишегалдында булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Территория биш йортны берләштерә, бу йортларда 235 кеше яши. Төзекләндерү эшләре апрель ахырында ук башланды. Эш башланыр алдыннан  архитекторлар йорт яны территориясен төзекләндерү схемасын тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов эш башкарганда барлык сыйфат стандартларын үтәүнең мөһимлегенә игътибар итте.

"Катлаулы вазгыятькә карамастан, без халыкта ихтыяҗ булган барлык программаларны да сакладык. Ишегалларын төзекләндерү    - әлегәчә күрелмәгән масштаблы тиңе булмаган проект", - дип искәртте ул.

Айдар Метшин күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен реконструкция проектларын эшләүчеләр белән элемтәдә булу, өстенлекле эш төрләрен сайлап алуның  мөһимлеге турында  сөйләде. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда бу ишегалдында төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла: йортларның фасадлары капиталь төзекләндереләчәк.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев