Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең саны арткан

Узган атнада Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч бала зыян күргән.

Балаларның хәле турында “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев сөйләгән.

Тугыз яшьлек малай хәзер “ДРКБ”ның травматология бүлегендә нейрохирурглар күзәтүе астында.

17 яшьлек кыз шәһәр балалар хастаханәсендә ята. Анда аны хирурглар, нейрохирурглар һәм травматологлар күзәтә.

Искәртеп узабыз, ике бала да юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә хәзер “кома”да, тик алар бу халәттән чыкканнар мы, юк мы – бу хакта Түбән Кама сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе сөйләмәде.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин әйтүенчә, мондый җәрәхәтләр балаларның сәләмәтлекләренә киләчәктә начар йогынты ясарга мөмкин.

Әлеге өч юл-транспорт һәлакәтләре буенча тикшерү үткәреләчәк.

Бу хакта Эчке эшләр министрлыгы идарәсе вәкиле хәбәр иткән.

«Юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарда тикшерү үткәрелде. Язгы-җәйге чор җитүен исәпкә алып, hәм алга таба да мондый очракларга юл куймас өчен, өстәмә профилактик эшләр үткәрү планлаштырыла».

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин билгеләвенчә, һәлакәтләрнең төп сәбәпләренең берсе – юл проектларын дөрес төземәү.

«Без машиналар өчен шәһәр ясыйбыз. Кызганычка каршы, без юлларны тарайта алмыйбыз. Әйдәгез Төзүчеләр һәм Химиклар проспектларында төзекләндерү эшләрен башкарганчы, безнең халыкның, hәм беренче чиратта, балаларның иминлеген тәэмин итү өчен нәрсә эшләргә икәнен республика «Главдортранс»ы  һәм ЮХИДИ белән тагын бер кат уйлап карыйк”, – дип искәртте Р.Муллин.

Аның белдерүенчә, җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен Түбән Камада барлык юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләрен яңа технологияләрне исәпкә алып башкарырга кирәк. Мисал итеп ул куркынычсыз утраулар технологиясен мисалга китергән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев