Туган як

Түбән Камада балалар Иван Купала бәйрәме белән танышкан

Бу хакта шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада балалар кечкенәдән үз халкының традицияләрен өйрәнә.

90 нчы балалар бакчасында балаларны Иван Купала бәйрәме белән таныштырганнар.

Тәрбиячеләр балалар өчен матур кәчтүмләр әзерләгән. Балалар күңелле итеп әйлән-бәйлән уйнаган, җырлар җырлаган, такыялар үргән һәм, әлбәттә, ясалма учак аша сикергән.

Әлеге чара Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында узган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: